+1 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Здоровье
31 март 2021, 11:15

Артык холестериннан котылу юлы бар

Кан тамырларына холестерин утыру - кешенең сәламәтлеге өчен иң хәвефле күренешләрнең берсе. Менә шушы афәттән бик җиңел генә ысул белән котылып була икән.

Кан тамырларын холестерин төерләреннән чистарту өчен сарымсак һәм лимоннан катнашма ясарга була.
Сарымсак кан тамырларын киңәйтә, аларның сыгылмалылыгын арттыра, югары кан басымыннан файдасы, йөрәккә сихәте бар, канны сыеклый, холестерин күләмен азайта, матдәләр алмашын яхшырта, инфаркт, инсульт, атеросклероз, яман шешләрдән саклый. Лимон исә канны чистарта, кан тамырларын ныгыта, артык холестеринны чыгара, атеросклероздан саклый.

Менә шушы ике ингридиентны кушсаң, бик яхшы дәва чарасы килеп чыга.

5 лимонның согын сыгып, шуңа уртача зурлыктагы бер сарымсакны угычтан уып кушыгыз. Яхшылап болгатып, өч көнгә караңгы урынга куегыз. Тәменчә бал өстәргә мөмкин. Иртән ач карынга бер аш кашыгы кайнаган суга 1 чәй кашыгы сарымсаклы төнәтмәне кушып эчәргә була. Дәвалану вакыты — 40 көн, дип яза "Ирек мәйданы гәзите.
Дәвалана башлаганчы, табиб белән киңәшләшергә онытмагыз, дуслар!

Фото: health.24tv.ua
Чыганак: https://kiziltan.ru/articles/zdorovie/Artik-holesterinnan-kotilu-yuli-bar-740670/
Читайте нас: