+1 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Здоровье
26 март 2021, 11:50

Балалар коронавируска тест ясатырга тиешме?

Каникул көннәрендә Русия туристлары өчен тагын бер ил чикләрен ача.

1 апрельдән Кипр хакимияте Русия туристлары өчен чикләрен ача. Утрауда ял итү өчен аларга ковидка расланмаган анализ нәтиҗәсен күрсәтергә кирәк булачак. Бу хакта "РИА Новости" хәбәр итә.

“Ковидка расланмаган тест нәтиҗәсе булган, авыру кешеләр белән элемтәгә кермәгән туристлар Кипрда карантинда булмаячак”, — дип гарантияли Кипрның Туризм министрлыгы.

12 яшькә кадәрге балалар ковидка тест ясатырга тиеш түгел, дип ачыклык кертелә министрлык хәбәрендә.

Фото: bestlj.ru
Чыганак: https://kiziltan.ru/articles/zdorovie/Balalar-koronaviruska-test-yasatirga-tieshme-734865/
Читайте нас: