+1 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Здоровье
17 март 2021, 10:35

Симертә торган эчемлекне беләсезме?

Бу эчемлекне өлкәннәр дә, балалар да еш куллана.

Гарвард галимнәре әйтүенчә, әгәр кешенең аз гына ашаса да, тазару гадәте бар икән, теләсә нинди газлы су, хәтта газлы минераль эчемлекләр дә тазару геннарына тәэсир итәчәк. Нәтиҗәдә, бу симерүгә китерергә мөмкин.
Газлы суны даими эчкән кешенең организмында матдәләр алмашы бозылу өчен бер ай вакыт җитә. Баллы сулар, канда глюкоза дәрәҗәсен күтәртеп, шикәр чире китереп чыгарырга да мөмкин. Галимнәр раславынча, еш кулланганда, газлы суга бәйлелек барлыкка килә. Кешегә сусавын газлы су гына баса кебек тоела башлый.
Газлы сулар ашкайнату системасына гына зыян салмый, хәтта йөрәк-кан тамырлары авыруларына да сәбәпче булуы бар, дип раслый Америка табиблары. Алар газлы суларны сату, бу хактагы реклама турындагы законга үзгәрешләр кертүне таләп итә.
Баллы, газлы сулар, чәйни торган конфетларда шикәр артык күп, баллы суны еш куллану кариеска китерә. Ә химик буяулар ашказаны кайнату системасын зарарлый.
Фото: grubstreet.com
Чыганак: https://kiziltan.ru/articles/zdorovie/Simert-torgan-echemlekne-bel-sezme-719108/
Читайте нас: