+1 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Здоровье
15 март 2021, 14:20

Иммунитетыңны ныгытасың киләме?

Әлеге сәламәтлек катнашмасы искиткеч көчкә ия: сезон саен 2 атна чамасы эчсәгез, барлык авырулар сезне урап узар, иммунитетыгыз ныгыр.

Аның ингредиентлары организмны пектин, клетчатка, минераль тозлар, органик кислоталарга баета, чын биостимулятор булып тора.

Катнашманы әзерләү өчен 200 грамм күрәгә, 200 грам йөзем җимеше, 200 грамм төшсез кара җимеш, 200 грамм әстерхан чикләвеге, 5-6 аш кашыгы бал, бер лимон кирәк.

Кипкән җиләк-җимешләрнең өстенә кайнар су салып, 5-10 минутка калдырыгыз. Шуннан тастымал белән әйбәтләп корытыгыз.
Лимонны кечкенә кисәкләргә бүлеп, орлыклардан арындырыгыз.
Чикләвекләрне табада яки духовкада кыздырыгыз.
Барысын бергә блендерда болгатыгыз, бертөрле масса килеп чыксын.
Шушы катнашмага бал өстәгез. Банкага тутырып суыткычта саклагыз.

Әлеге витаминлы күчтәнәч калорийларга бай, аны иртән ач карынга ашарга кирәк. Балаларга - 1 бал кашыгы, олыларга 1 аш кашыгы тәкъдим ителә. 3 яшькәчә балаларга бирмәгез, күкрәк сөте имезсәгез шулай ук тыелыгыз, дип яза “Татар балы – дөнья даны”.

Фото: “Татар балы – дөнья даны”.
Чыганак: https://kiziltan.ru/articles/poleznoe/Immuniteti-ni-nigitasi-kil-me-716838/
Читайте нас: