+1 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Здоровье
12 март 2021, 15:35

Кош гриппы тиздән кешедән кешегә йога башлармы?

"Роспотребнадзор" җитәкчесе Анна Попова күңелсез яңалык белән бүлешкән. Аның белдерүенчә, кош гриппы вирусының яңа төре тиздән кешедән кешегә йога башлавы бик ихтимал.

Кош гриппы вирусының яңа А төре (H5N8) белән февраль аенда берничә ватандашыбыз зарарланган иде. Менә хәзер аның мутацияләре барлыкка килергә һәм ул бер адәм баласыннан икенчесенә йога башларга мөмкин икән. "Роспотребнадзор" җитәкчесе Анна Попова ТАСС агентлыгына биргән интервьюсында шул хакта сөйләгән.

"Бу хәл тиздән булыр дип фаразлыйбыз, - дигән ул. - Әмма куркырга кирәкми, чөнки без вакыйгаларның мондый борылыш алуына әзербез инде. Бәла зур масштаблар алганчы аны кисәтү чаралары өстендә эшли башлавыбыз яхшы. Безнең әлеге вирусны ачыклау өчен махсус тестлар һәм вакцина ясарга вакытыбыз бар. Әгәр дә инде кош гриппы эпидемиясе урап узса, тагын да яхшырак. Һәрхәлдә, без барлык дөньяны шушындый яңа хәвеф барлыгы, аңардан сакланырга кирәклеге хакында кисәттек".

Попова ассызыклавынча, яңа вирусның кешеләрдә табылуы - дөнья күләмендәге ачыш.
Яхшыга йөз тотыйк, оптимист булыйк, дуслар! Рухы ныклар һәртөрле вирусларга да бирешеп бармый бит ул!

Фото: all4sew.ru
Чыганак: https://kiziltan.ru/articles/zdorovie/Kosh-grippi-tizd-n-keshed-n-kesheg-yoga-bashlarmi-713830/
Читайте нас: