+1 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Здоровье
9 март 2021, 11:45

Җылы өйдә кан басымы да түбән!

Йортың салкын булмасын...

Кан басымы дәрәҗәсе күп төрле факторларга бәйле. Дәвалау ысуллары да төрлечә. Яңача алымнар турында да әледән-әле ишетеп торабыз. Мәсәлән, күптән түгел югары кан басымын киметүнең гадәти булмаган ысулы ачыкланган. Бу хакта Лондонның Университет колледжы белгечләре Express басмасына хәбәр иткән.

Аларның сүзенә караганда, югары кан басымын төшерү өчен йортта температураны көйләү ярдәм итә ала.

Галимнәрнең тикшеренүендә 4,7 меңгә якын кеше катнашкан. Башта аларның йортларында температураны үлчәгәннәр, ә соңыннан - кан басымын. Торактагы температура түбәнрәк булган саен, анда яшәүче кешеләрнең артериаль кан басымы да югарырак икән.

Әйтик, салкынча йортларда яшәүчеләрнең артериаль басымы уртача 126/74 мм тәшкил иткән, ә җылы йорттагыларныкы - 121/70 мм. Шул ук вакытта бинадагы температура бер градуска түбәнәйгән саен артериаль кан басымы 0,48 мм.га арта бара икән.

Фото:РосБалт
Чыганак: https://kiziltan.ru/articles/raznoe/ili-yd-kan-basimi-da-t-b-n-707328/
Читайте нас: