+1 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Здоровье
9 март 2021, 16:55

Бәрәңгенең ничә төрле файдасы бар, беләсезме?

Аны дөрес куллана гына белергә кирәк.

Кабыклы килеш пешерелгән бәрәңгедә бананга караганда клетчатка биш тапкыр күбрәк туплана. Димәк, андый бәрәңге эчне катырмый, киресенчә, эч кипкәннән ярдәм итә һәм токсиннарны чыгара дигән сүз. Ул шулай ук холестеринны киметә, кандагы шикәр күләмен көйли.
Чикмәнле бәрәңге – С витамины чыганагы. Ул тимерне үзләштерергә ярдәм итә, кан тамырларына уңай йогынты ясый, вируслардан, инфекцияле авырулардан коткара. С витамины – көчле антиоксидант, ул ирекле радикалларга каршы көрәшә, организмның вакытыннан алда картаюын булдырмый.
Моннан тыш, кабыгында пешкән бәрәңгедәге селен матдәсе чикләвек һәм көнбагышка караганда күбрәк. Башка бер генә ризыкта да моның кадәр селен юк. Ул иммунитетны һәм нерв системасын ныгыта, организмның авыруларга каршы тору үзлеген арттыра, матдәләр алмашын яхшырта. Тән тиресе, чәч, тырнакларны матурайта.
Әгәр кабыклы бәрәңгене суда пешерәсез икән, аның суын да түгәргә ашыкмагыз. Ул майларны яндыра, артриттан коткара, йөрәк авырулары һәм гипертониядән ярдәм итә.
Фото: youla.ru
Чыганак: https://kiziltan.ru/articles/poleznoe/B-r-gene-nich-t-rle-faydasi-bar-bel-sezme-708201/
Читайте нас: