+1 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Здоровье
3 март 2021, 17:40

Көн дә сыра эчсәң ни була?

Сыра составындагы майлар бавырны зарарлый. Аракыда һәм самогонда алардан котылырга өйрәнгәннәр, ә сырада аларны нейтральләштереп булмый. Нәтиҗәдә, циррозга кадәр "барып җитәргә" мөмкин.

Шул ук вакытта, сыраның зур күләме организмда гормональ баланска йогынты ясый. Әйтик, ир-атларның тестостерон дәрәҗәсе кими. Моның нәтиҗәсе чәч коелу, хәтта интим тормыштагы проблемалар да булырга мөмкин. Хатын-кызларда эндокрин система белән проблемалар туарга мөмкин.
Моннан тыш, сыра ашказанының лайлалы тышчасын ярсыта, ашказаны сутын чыгаруны кыенлаштыра. Нәтиҗәдә, матдәләр алмашуы белән проблемалар, гастрит һәм башка авырулар булырга мөмкин.
Көн саен сыра куллану гадәте кан тамырларының калынаюына, йөрәкне май катламы каплауга китерә. Нәтиҗәдә кешенең йөрәге дөрес типми, йөрәк чире һәм хәтта инсульт янавы ихтимал.
Фото: promyhealth.ru
Чыганак: https://kiziltan.ru/articles/raznoe/K-n-d-sira-echs--ni-bula-701117/
Читайте нас: