+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Здоровье
15 апрель 2019, 14:01

Тоз. Дусмы ул, дошманмы?

Ни өчен бер пачка тоз 30 сум тора, икенчесе 300? Диңгез тозы таш тоздан 10 тапкыр яхшырак диюләре дөресме?

Нинди генә тоз булмасын, аның формуласы бер – натрий хлориды. Һәм ничек кенә булмасын, тозның барысы да диңгезнеке. Аерма шунда – аларның берсе бүгенге заман диңгезләреннән, икенчесе сулары киткән борынгы диңгезләрдән, соңгылары тоз шахталарына әйләнгән, шуңа аннан алынганны “таш тоз” диләр. Ә бүген “диңгез тозы” дип сатылганны диңгез суын парга әйләндереп табалар. Бу ысул кыйммәткәрәк төшә.
Кыйммәт хакны аклар өчен маркетологлар диңгез тозының файдалы матдәләргә бай булуына басым ясый. Ләкин тоз ак төстә булса, андагы элементлар гади тоз составындагыдан әллә ни аерылмый. Тозда чынлап та башка кушылмалар күп булса, аның тәме һәм төсе башка төрлерәк була.
Тозны бик зарарлы дип тә саныйлар. Алай булса, ни өчен соң ул һаман сатыла һәм кулланырга рөхсәт ителә?
Совет биологы Жорес Алферов кешенең тозсыз ике атна да яши алмаячагын әйткән. Ә Канада галимнәре тозны күп кулланган кешеләрнең йөрәк-кан тамырлары авырулары хәвефенең күпкә артуын исбат иткән. Шул ук вакытта Копенгаген галимнәре тоз дефицитының кешедә начар холестеринны арттыруын билгеләгән.
Тозның куркынычы шунда – аны даими кулланганда кешедә тәм рецепторлары төссезләнә һәм кеше аны вакыт үтү белән күбрәк куллана башлый. Менә шунда аның зыяны булырга мөмкин.
Чыганак: https://kiziltan.ru/zdorovie/20827-toz-dusmy-ul-doshmanmy.html


Читайте нас: