Уңай нәтиҗәгә ирешү өчен телефон-смартфоннарны өйдә калдырып, Интернеттан аерылып, ярты сәгать булса да табигать кочагында булырга кирәк.
Яфраклар шаулавы, үләннәр яшеллеге, нарат исе стресс гормоны булып торучы кортизолны киметү өчен бик нәтиҗәле икән. Язгы урманда яисә паркта бераз йөреп керү дә кортизолны сизелерлек киметә.
Саф һавада көндез, кояш яктысында йөрү мөһим, һәм бу вакытта телефоннардан аерылып тору мотлак. Тәҗрибәдә катнашучылар моны бер атна эчендә исбат иткән.
Йөрү генә түгел, табигатьтә утырып ял итүнең дә файдалы булуы ачыкланган.