+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Здоровье
11 апрель 2019, 13:16

Черки тешләвеннән ВИЧ йокмый

"Росстат" үткәргән тикшеренү нәтиҗәләре русиялеләрнең ВИЧ-инфекциянең йогу юллары хакында аз белүен күрсәткән.

Һәр алтынчы русияле черки тешләвеннән ВИЧ-инфекция йогуына ышана икән. Ә һәр унынчы респондент вирус йөртүче кеше белән бергә ашаудан курка.

Халыкның яртысы гына анадан балага инфекция йогарга мөмкин икәнен белә (авырлы вакытта, имезгәндә, бала туганда). Ә 17 процент кеше презервативның инфекциядән саклавына шикләнә.

Бу куркыныч инфекциянең йогу юллары хакында халыкның аз белүе авыруның таралуына сәбәпче, дип саный белгечләр.

Черки тешләвеннән ВИЧ йокмый. Бу 1980-90 елларда ук исбат ителде. Инфекция җенси юл, авыру анадан балага һәм кан аша йога (зарарлы кеше кулланган шприц аша, вирус йөртүченең каны сәламәт кешенекенә эләксә).
Читайте нас: