+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Здоровье
3 апрель 2019, 13:32

Бәхетле булыр өчен нәрсә ашарга?

Безнең кәеф, аппетит, тире һәм чәч сәламәтлеге нәрсә ашавыбызга турыдан-туры бәйле.

Нутрициолог Таня Денисова бәхетле булыр өчен ничек тукланырга кирәклеге турында сөйләде.

Хатын-кызлар организмында иң "бәхетле" гормон "триптофан" дип атала. Ул аминокислоталар хисабына эшләнә.Аны ак продуктлардан: сыр, гөмбә, ит, сөт, йогурт, эремчек, балык, солы, банан һәм арахиста табарга мөмкин.

Ир-егетләрнең бәхет гормоны – дофамин. Ул балык, йомырка, чөгендер, алма, банан һәм яшел чәйдә бар.

Димәк, бәхетле буласы килсә, хатын-кызларга - триптофан, ә ир-егетләргә дофамин гормоннары кергән азык-төлек ашарга кирәк!

Сүз уңаенда шунысын да әйтик: күпләр иң яхшы антидепрессант дип санаган шоколадта теобромин бар, ләкин ул гормон түгел. Әйе, ул, чыннан да, кәефне күтәрергә мөмкин, ләкин шул ук вакытта кандагы инсулин дәрәҗәсе дә күтәрелүе ихтимал.
Читайте нас: