+23 °С
Ачык
Барлык яңалыклар
Спорт
17 март 2021, 14:20

Хоккей матчы фаҗига белән тәмаланган

Яшьләр хоккей лигасы хоккейчысы Тимур Фәйзетдинов башына шайба эләгү нәтиҗәсендә дәваханәдә һәлак булган.

Бу хәл Ярославльдә, "Локоматив" - "Динамо-Санкт-Петербург" матчында булган. Әйтергә кирәк, Тимур Фәйзетдинов "Динамо"ның капитаны булган һәм аңа нибары 19 яшь иде.

Уен 12 март көнне узган. Бер мизгелдә Тимурның башына шайба эләккән. Шайбаның төгәл кайда эләккәнен берсе дә күрмәгән, Тимур башын тотып бозга егылган һәм аңын югалткан. Аны шунда ук носилкага салып, дәваханәгә алып китәләр. Табиблар аның сәламәтлеге өчен бөтен көчен куя, әмма көннән-көн диагнозлары начаррак булган: "Авыр хәләдә", "Бик авыр хәлдә"...

Тимурның әти-әнисе шул вакытта Ярославльгә килеп җитә. Алар улларын Мәскәү клиникасына алып китәргә телиләр — шайба йокы артериясенә эләккән, муен умырткасын җәрәхәтләгән, махсус җиһазлар белән нейрохирургларның катнашуы кирәк булган. Әмма Ярославль табиблары кисәтә - егетне күчереп йөртү куркыныч.

— Моның куркыныч булуын аңлыйбыз, әмма без нидер эшләргә тиеш, - дигән журналистларга уенчының әнисе Елена. Шулай да егетне транспортлый алмыйлар. Гаилә авыр хәлдә кала: аны күчерү дә куркыныч, урында да берни эшләп булмый. Ярославльдә кирәкле җиһазлар булса да.

- Реаниматологлары куллана торган интенсив терапия уңай динамика бирми, - ди табиблар. — Мондый авыр җәрәхәтләр вакытында операция бөтенләй үткәрелми. Пациентны, табиблар консилиумы фикеренчә, мондый авыр хәлдә транспортлау мөмкин түгел. Табиблар коткару өчен кулдан килгәннең барын да эшли.

Кызганычка каршы, егетне коткарып булмый. Тимур Фәйзетдинов көндез 16 мартта вафат булган.

Фото: «Локомотив» хоккей клубы сайтыннан.
Чыганак: https://kiziltan.ru/articles/sport/Hokkey-matchi-fa-iga-bel-n-t-malangan-720530/
Читайте нас: