+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Спорт
7 октябрь 2020, 11:40

"Спортны яратыгыз!"

Соңгы ун елда русиялеләрнең уртача гомер озынлыгы 4,5 елга арткан.

Бу хакта Русия Президенты Владимир Путин "Россия 24" телеканалы эфирында Физик культура һәм спортны үстерү советы утырышында белдерде.

«2009 елдан 2019 елга кадәр Русиядә уртача гомер озынлыгы үсеше — 4,5 елдан артык. Бу - яхшы күрсәткеч. Һичшиксез, бу уңай динамиканы саклап калырга кирәк", - диде Президент. Моның өчен, аның сүзләренә караганда, даими рәвештә физик культура белән шөгыльләнүне гадәтләренә керткән русиялеләр санын арттырырга кирәк.

Элегрәк сәламәтлек саклау министры урынбасары Олег Салагай, эшкә сәләтле халык арасында үлүчеләр саны кимегәндә генә русиялеләрнең гомер озынлыгын арттырырга мөмкин, дип белдерде. "Эшкә сәләтле халыкның үлем санын киметмичә, аларны үлемгә китергән факторларга йогынты ясамыйча, гомер озынлыгын арттыру мөмкин түгел", - диде Салагай.

Фото: администрациярф.ру
Чыганак: https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/sport/Sportni-yaratigiz-486516/
Читайте нас: