+9 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Спорт
16 сентябрь 2020, 12:45

5 сәгать эчендә... 9 килога ябыккан

Еллар буена диетада утырып, БАДлар эчеп ябыгырга тырышучыларга 66 яшьлек пенсионердан лайфхак!

Дагстанның Муги авылында яшәүче 66 яшьлек Багама Айгубов 5 сәгать эчендә 9,3 килограммга ябыккан. Ничек, дисезме? Йөгереп! Бу хакта төбәкнең Физик культура һәм спорт министрлыгы хәбәр итә.

"Аның сәламәтлеге торышын табиблар күзәтте, фиништан соң артериаль кан басымын тикшерде. Ул нормада булып чыкты, рекордсмен үзен яхшы хис итте", - диелә хәбәрдә.

Аның үлчәмнәрен старт алдыннан һәм фиништан соң чагыштырып караганнар. Нәтиҗә, әлбәттә, барысын да шаккатырган. Ведомствода билгеләп үтүләренчә, Айгубов - Дагстанның спорт ветераны, көрәш төрләре буенча Русия, Европа һәм Дөнья чемпионатлары җиңүчесе һәм призеры.

Биш чакрым йөгереп, 9 килограмм ташлаган пенсионерны Русиянең Рекордлар китабына керткәннәр.

Фото:ria.ru
Чыганак: https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/sport/5-s-gat-echend---9-kiloga-yabikkan-456714/
Читайте нас: