+29 °С
Ачык
Барлык яңалыклар
Спорт
17 август 2020, 18:25

"Күнекмәләр вакытында йөрәге туктаган"

Күнекмәләр вакытында 17 яшьлек футболчы үлгән. Нәрсә булган?

15 августта Мәскәүдә тренировка вакытында яшь футболчы Михаил Колосов вафат булган. 17 яшьлек спортчы команда белән күнегүләр ясаган вакытта аңын югалткан, ә фаҗига урынына килгән ашыгыч ярдәм табиблары уенчының гомерен саклап кала алмаган.

Михаилның әнисенең сүзләре буенча, спортчының сәламәтлеге яхшы булган.

"Мишаның сәламәтлеге белән проблемалары юк иде. Бер атна элек медицина комиссиясе узды, барысы да тулысынча яхшы иде. Бернинди тайпылышлар да ачыкланмады. Ул өч елга бер тапкыр ОРВИ белән генә авырды. Үлем сәбәбен әлегә ачыкламаганнар. Реаниматолог миңа йөрәк туктаганын әйтте.

Мин бар нәрсәне дә тренер сүзләреннән генә беләм. Ул аңын югалткан. Аңа биредә булган табиблар ярдәм күрсәткән, шул ук вакытта ашыгыч ярдәм чакыртканнар. Алар 20 минут дәвамында килгәннәр. Бу бик озак. Аның бернинди яман гадәтләре булмады: эчмәде, тартмады, наркотиклар белән мавыкмады. Мәктәптә моңа кадәр шулай ук анализлар алганнар иде, берни дә тапмадылар. Табиблар өч сәгать дәвамында йөрәкне җибәрергә тырышып карады.

Ул яхшы футболчы иде, аны төрле командалар уйнарга чакырды. Аның спортта киләчәге зур иде", - дип сөйләгән футболчының әнисе.

Шуны әйтергә кирәк, соңгы ярты елда инде икенче яшь футболчы йөрәк туктавыннан үлә. Күптән түгел "Локомотив" командасының яшь уенчысы Иннокентий Самохвалов үлгән иде. Әлеге фаҗига буенча тикшерү башланган.

Фото: www.championat.com сайтыннан.
Чыганак: https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/sport/K-nekm-l-r-vakitinda-y-r-ge-tuktagan-413824/
Читайте нас: