+29 °С
Ачык
Барлык яңалыклар
Спорт
7 август 2020, 12:10

“Авыл тренеры” бул да – 600 мең сум ал!

Тармакны үстерү юнәлешендә республикада алып барылучы колачлы эш, мөһим проектлар һәм башлангычлар белән таныштырабыз.

8 августта илдә Физкультурачылар көне билгеләнә. Әлеге һөнәри бәйрәм 1939 елның 16 июнендә СССР Халык Комиссарлары Советы карары белән булдырылган. 1960 елдан бу көн августның икенче шимбәсендә билгеләнә.
Соңгы чорда Башкортстанда физик культура укытучылары аеруча җитди игътибар үзәгенә алынды. Мәсәлән, агымдагы елның беренче гыйнварыннан “Авыл тренеры” проекты гамәлгә ашырыла башлады. Программа буенча авылга эшкә килүче тренерларның һәркайсына 600 мең сум акча биреләчәк.
Әлеге проект ярдәмендә якындагы биш ел эчендә авыл җиренә эшкә 100ләп тренерны җәлеп итү күз уңында тотыла. Шулай ук, биш елда республикабызда дүрт зур спорт үзәге, 16 бассейн һәм башка спорт объектлары төзү планлаштырылган.
“Авыл тренеры” проекты арытаба да үсеш алса, авылларыбыз бөтен илгә данлыклы спортчыларны күпләп бирә башлар дигән теләктә калыйк!

Бүребайда ФОК төзелә...

Русиядә коронавирус пандемиясенә бәйле барлык спорт ярышлары да диярлек тыелды. Аның каравы Башкортстанда спорт объектларын төзүгә һәм төзекләндерүгә игътибар артты. Мәсәлән, Хәйбулла районының Бүребай авылында физкультура-сәламәтләндерү комплексы төзелеше башланды. Биредә яшәүчеләрнең күбесе Бүребай тау-баектыру комбинатында хезмәт сала, һәм нәкъ менә комбинат коллективы башлангычы белән бу комплексны төзергә ният ителгән дә.
Әзерлек эшләре агымдагы елның маенда башланды. Анда волейбол, теннис, баскетбол, мини-футбол белән шөгыльләнү өчен универсаль уен залы булачак. Бинада башка бүлмәләр, офис һәм медицина кабинетлары, гардероб, инвентарьлар, душ, техник һәм ярдәмче бүлмәләр дә каралган.
Әлеге вакытта нигез салу эшләре бара. Экскаватор, күтәрткеч кран, “КамАЗ”лар, төягеч машиналар эшли. Аннары төзүчеләр киләчәк. Бина сэндвич-панельләрдән төзеләчәк.

...ә Ишембайда – яңа Боз сарае!

Биредә Боз сарае төзелеше тәмамлану алдында. Бинаның гомум мәйданы – 4 мең квадрат метрдан артык, 500 урынга исәп­ләнгән. Объектны август ахырында файдалануга тапшыру планлаштырылган. Әлегә, тавыш үткәрми торган материал урнаштырыла, суыту системасы монтажлана. Якын-тирәдәге территорияләр дә төзеклән­дерел­гән.
– Ишембай районы өчен объектны ачу зур социаль әһәмияткә ия. Биредә бик күп балаларны спортка җәлеп итәргә мөмкинлек бирә торган шартлар тудырыла, яңа эш урыннары булдырыла. Боз сараенда хоккей, фигуралы шуу секцияләре ачылачак. Безнең малайлар һәм кызларның, күрше шәһәрләргә йөрмичә дә спорт белән шөгыльләнү мөм­кинлеге барлыкка киләчәк, – дип белдерде Ишембай районы хакимияте башлыгы Азамат Абдрахманов.

Кандрада исә ГТО мәйданчыгы эшли башлады

Күптән түгел Туймазы районының Кандра авылында, “Җиңү” спорт комплексы территориясендә ГТО заманча мәйданчыгы эшли башлады. Ул “Спорт – тормыш нормасы” төбәк проекты программасы кысаларында төзекләндерелде. 300 квадрат метр резина өслекле бетон мәйданчыкта сертификатлаштырылган 12 тренажер урнаштырылган. Биредә спортчылар, сәламәтлек мөмкинлекләре чикле кешеләр һәм теләгән һәркем шөгыльләнә ала.
Мәйданчык шулай ук ГТО нормаларын тапшыру өчен файдаланылачак. Аның эш режимы 09.00 сәгатьтән 21.00 сәгатькә кадәр.
– Кандра авылында спорт мәйданчыгы ачылу белән сәламәт яшәү рәвеше алып баручы, физик культура һәм спорт белән шөгыльләнүче, ГТО комплексына әзерләнүче авыл кешеләре саны артыр дип ышанам. Шулай ук яшь кандралыларның спорт әзерлеге дә яхшырачак. Авыл халкы ГТО нормативларын уңышлы үтәр дип ышанасы килә, – ди Туймазы районы хакимияте башлыгы урынбасары Сергей Подоприхин.
Шулай ук, Туймазыда 3000 урынлык “Спартак” стадионын реконструкцияләү төгәлләнде. Бу хакта Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров “Вконтакте” социаль челтәрендә язма бастырды.
“Биредә хәзер тамашачылар өчен уңайлы утыргычлар, заманча табло булдырылды. Шул ук вакытта быел Белореттагы – “Металлург”, Мәләвездәге – “Спартак” стадионнары, беренче чиратта, Нефтекаманың – “Торос” һәм Күмертауның – “Шахтер” стадионнары ныклап төзекләндерелә.
Бу – һәр шәһәрдә күнекмәләр һәм саф һавада уеннар өчен яхшы мәйданчыклар булсын, спортчыларыбыз ярышларга сыйфатлы әзерләнә алсын өчен мөһим һәм кирәкле эш”, – дип яза ул.

Раевка бассейнлы булачак

Президент Владимир Путинның май указы белән расланган “Демография” гомумдәүләт проекты кысаларында Әлшәй районында 150 миллион сумлык бассейнлы физкультура-савыктыру комплексы төзелә башлады.
– Комплексның гомум мәйданы – 3087,4 квадрат метр. Бинада 25 метрлы дүрт юллы бассейн бар. Шулай ук биредә спорт залы, киенү-чишенү бүлмәләре, вестибюль һәм башка өстәмә бүлмәләр каралган. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, объект хәрәкәтләнү мөмкинлеге чикле булган гражданнарны да кабул итәчәк: бассейн өчен гидравлик күтәрткеч каралган, пандуслар урнаштырылган, – дип билгеләп үттеләр Башкортстанның Төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт комитетының матбугат хезмәтендә.
Объектта төзелеш-монтаж эшләре тәмамланган диярлек, хәзер спорт җиһазлары куела. Бер үк вакытта барлык системалар да тест уза.

“Мин һәр корылмага сөенәм”

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров эш сәфәре белән күптән түгел Шаран районында булды. Анда ул Иҗат һәм спорт үзәгендә булды. Шаран районы үзәгенең Балалар иҗат һәм спорт үзәгендә 6 яшьтән 18 яшькә кадәрге 2300 бала шөгыльләнә. Ул элекке кинотеатрда урнашкан. Бинаны реконструкцияләү узган елда тәмамланды. Үзәк укучылары Русия һәм республика ярышларында, фестивальләрдә югары нәтиҗәләргә ирешә.
Биредә физкультура-спорт юнәлешенә аерым игътибар бирелә. Балалар спорт көрәше, милли көрәш, волейбол, баскетбол, хоккей, шахмат, шашка, футбол, спорт туризмы, каратэ, дзюдо, тхэквондо, җиңел атлетика белән шөгыльләнә.
Узган елда “Спорт – тормыш нормасы” проекты кысаларында биредә ГТО нормативларын тапшыру өчен йомшак өслекле мәйданчык җиһазландырганнар. Ул 26 төрле тренажёрдан тора. Бу максатларга федераль бюджеттан 2,5 миллион сум акча бүлеп бирелгән.
– Мин теләсә нинди спорт корылмасына сөенәм. Җимерелгән кинотеатр урынында алар чын, яхшы зал ясаган, – диде Радий Хәбиров әлеге залны караганда. – 2024 елга кадәр һәр муниципалитетта бассейн булырга тиеш. Монда ул да төзелә, һәм без бу хәлне тизләтәчәкбез.

Күгәрчен егете янә җиңү яулады

Алда әй­теп китүе­безчә, республикада спорт чараларын үткәрү тулысынча туктатылган дияр­лек. Алай да кайбер спорт төрләре буенча ярышлар оештырылды, әмма анда тамаша­чылар гына булмады. Шундый ярыш­лар­ның берсе “Терра Башкирии” ярышы. Уфаның “Акбузат” ипподромында бу ат спорты турнирының тугызынчы этабы узды. Анда Әлшәй, Кыйгы, Краснокама, Күгәрчен һәм Тәтешле районнарыннан җайдаклар катнашты.
Мавыктыргыч бәйгедә Күгәрчен районыннан Динис Корбанаев “һә­вәскәр жокейлар чемпионаты җи­ңүчесе” дип табылды. Әйтергә кирәк, Күгәрчен егетенең бу беренче генә җиңүе түгел.
“Диниска кызыклы ярышлар, киеренке көрәш, узган елдагы кебек финалда җиңүләр телик!” — дип яза Күгәрчен районы хакимияте башлыгы Гайса Янбаев “ВКонтакте” социаль челтәрендәге битендә.

Сәхифәне Ример НАСРЕТДИНОВ әзерләде.
Чыганак: https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/sport/Avil-treneri-bul-da--600-me-sum-al-399905/
Читайте нас: