+9 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Спорт
3 гыйнвар 2020, 11:55

"Сез ышанычлы һәм матур җиңүгә ирештегез..."

Русия Президенты Владимир Путин шахматчы Екатерина Лагноны 2019 елда дөнья чемпионатында җиңүе белән котлады.

Телеграмма Кремль сайтында бастырылган.
"Иң көчле көндәшлек шартларында Сез яңадан көчле, ышанычлы һәм матур җиңүгә ирештегез, спорт, чемпионлык характерын, максатчанлык һәм ихтыяр көчен күрсәттегез. Сез күп яшь спортчылар өчен үрнәк булып торасыз", - дип билгеләде Путин.

Спортчыбыз, 17 тур нәтиҗәләре буенча 13 очко җыеп, дөнья чемпионатында җиңү яулады. Элегрәк аның 2010 һәм 2018 елларда дөнья чемпионатларында җиңгәне бар иде инде. Былтыр ул классик шахмат буенча дөнья чемпионаты финалында уйнады һәм китайлы Цзюй Вэньцзюньга җиңелде.
Чыгынак: https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/sport/Sez-ishanichli--m-matur-i-g-ireshtegez-61650/
Читайте нас: