-3 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Спорт
23 октябрь 2019, 11:17

Түгәрәкләр хәрәкәте олимпиадасына кушыл!

Түгәрәкләр хәрәкәте олимпиадасына кушыл!

Анда 27 октябрьгә кадәр теркәлергә мөмкин.


Башкортстан Республикасы беренче тапкыр Түгәрәкләр хәрәкәте олимпиадасының гомумдәүләт технологик башлангычлар проектларының берсендә катнаша. Ул "Мәгариф" гомумдәүләт проекты кысаларында гамәлгә ашырыла.Әлеге олимпиаданы оештыручылар — алдынгы технологик университетлар һәм Русия Федерациясе компанияләре.
2019-20 елгы уку елында Түгәрәкләр хәрәкәте олимпиадасы җиңүчеләре һәм призерлары югары белем бирү оешмаларына укырга кергәндә ташламалардан файдаланачак. “Junior” гомумдәүләт технологик башлангычлар Түгәрәкләр хәрәкәте олимпиадасы — илдәге беренче команда инженерлык олимпиадасы, анда быелдан башлап 5-7нче сыйныф укучылары катнаша ала.
Олимпиада максатларының берсе — интеллектуаль үсеш һәм балаларны заманча инженер практикаларына җәлеп итү өчен шартлар тудыру, шулай ук һөнәри ориентациягә һәм аңлы рәвештә белем бирү траекторияләрен сайлауда ярдәм итү.
“Русия – мөмкинлекләр иле” коммерциягә карамагында булмаган автономияле оешма Русия Президенты Владимир Путинның 2018 елның 22 маендагы Указы белән гамәлгә куелды. “Мәгариф” гомумдәүләт проекты кысаларында тормышка ашырылучы оешманың төп максатлары: социаль мобильлекне арттыру, гражданнарның шәхси һәм профессиональ мөмкинлекләрен тормышка ашыруын тәэмин итү өчен шартлар тудыру, шулай ук Русиядә нәтиҗәле социаль лифтлар булдыру. “Русия – мөмкинлекләр иле” оешмасының күзәтчелек советын Владимир Путин җитәкли.
Илдәге 8 меңнән артык мәктәп укучысы “Junior” түгәрәк хәрәкәте олимпиадасына теркәлгән. Гаризалар 27 октябрьгә кадәр кабул ителә. Гаризалар саны буенча хәзерге вакытта Новосибирск лидер (1701 гариза) булып тора, икенче урында — Санкт-Петербург (1411), өченче урында — Ижау, Удмуртия Республикасы (492).
Олимпиада финалы Русиянең 16 шәһәрендә: Уфа, Бөек Новгород, Владивосток, Волгоград, Екатеринбург, Ижау, Иркутск, Казан, Королево, Мәскәү, Түбән Новгород, Новосибирск, Санкт-Петербург, Чабаксар, Якутск һәм Ярославльдә узачак.


Уфада “Junior 2019” түгәрәк хәрәкәте олимпиадасы финалын уздыру елның 14 декабренә планлаштырылган.
Читайте нас: