+1 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Спорт
18 октябрь 2019, 12:27

Калмашбаш кызы – дөнья чемпионы!

Калмашбаш кызы – дөнья чемпионы!

Яшь велосипедчы Айгөл Гәрәева тәүдә Бөек Британиядә иң югары пьедесталга күтәрелсә, күптән түгел Италиядән зур җиңү белән кайтты


Үсмерләр арасында велосипед спорты буенча дөнья чемпионатында Башкортстан кызы, Чакмагыш районының Калмашбаш авылында туып-үскән Айгөл Гәрәева беренчелек яулады. Һәм бу җиңү – Башкортстан өчен генә түгел, Русия өчен дә зур казаныш!

Айгөл Тимерхан кызының беренче тренеры, аңа зур спортка юл ачучы Ранис Баянов белән сөйләштек.

“Айгөл кебекләр сирәк”


Айгөлнең бу спорт төре белән мавыгып китү тарихы тәү карашка гади генә. Ранис Нурхәниф улы 2014 елның апрелендә, сәләтле балалар җибәрүен үтенеп, Калмашбаш урта мәктәбенең ул чактагы физкультура укытучысы Азат Рамазановка мөрәҗәгать итә. Шул 7 укучы арасында 13 яшьлек Айгөл Гәрәева да була. Җәйге тренировкаларның тәүге нәтиҗәсе озак көттерми – август аенда Башкортстан беренчелегендә җиңү яулана.

“Димәк, җиңү өчен иң беренче шарт – физик күрсәткечләр, табигый сәләт?” дигән соравыма тренер баш чайкый: “Юк, теләк кирәк! – ди. – Теләк һәм шартлар! Дөрес, физик мөмкинлекләр мөһим, ләкин алар булып та, һәрдаим шөгыльләнмәсәң, тормыш рәвешеңне кырыс режимга буйсындырмасаң, җиңүгә ирешү икеле. Айгөлдә бу сыйфатларның барысы да бар“.

Айгөл Гәрәеваның әтисе Тимерхан абыйның тамырлары – Кашкардан. Айгөлнең картәнисе Рая апа – авылның иң уңган, заманында орден белән бүләкләнгән кешеләренең берсе. Әнисе Эльвира исә – Баймак районыннан. Кызганыч, Тимерхан абый Айгөл яулаган җиңүләрне күрә алмады, яшьли вафат булды.

...Яхшы нәтиҗәләрен күреп, кызны Уфага, Башкортстан Республикасы Олимпия резервының велоспорт буенча спорт мәктәбе нигезендә булдырылган “Агыйдел” Олимпия хәзерлеге үзәгенә чакыралар. Биредә яшь спортчылар өчен бөтен шартлар бар. Бу тәкъдимгә кыз үзе дә, әнисе Эльвира да башта икеләнебрәк кала. Гаиләдә дүрт малай арасында үскән бердәнбер кызын еракка җибәрәсе дә килмәгәндер әни кешенең. Чөнки тренировка базалары да дөньяның төрле почмакларында: Сочи, Пицунда, Англия, Италиядә. Берничә мәртәбә барып, интернатны, мәктәпне карап кайткач, ризалык бирәләр. Велоспорт белән җитди шөгыльләнү өчен шәхси велосипедлар да кирәк. Ә аларның бәясе ярты миллион сумнан да артык булырга мөмкин.

Җиңү – тырышлык җимеше


Якташыбызның үзенчәлеге шунда, ул – универсаль спортчы, велоспортның берничә төрендә катнаша ала: шосседа (176 километрга кадәр дистанцияләр була ала), маунтинбайкта (тау велосипеды) һәм тректа (250 м) чыгыш ясый. Былтыр Аргентинада узган Яшьләр олимпия уеннарында Русия командасына 5нче урынга күтәрелергә мөмкинлек биргән 196 очконың 136сы – нәкъ менә Айгөлнеке. Үткән җәй ул Чехиядә Европа беренчелегендә шоссе ярышларында җиңә. Быел Нидерландта үткән Европа чемпионатында Русия командасы составында катнаша, тректа узышып, көмеш медаль яулый.

Ә инде зур уңыш Айгөлгә Бөек Британиядә үткән дөнья чемпионатында елмая. Яңгыр явып үткән, юл юеш, ләкин аның күрсәткече иң яхшысы була: 13 километр 700 метрны 22 минут 16 секундта үтә. Һәм якташыбыз алтын медаль яулый. Үзе әйтүенчә, биредә инде аның яңгырга-нигә карамый, көн дә велосипедта 20 чакрым арага – Калмашбаштан Чакмагышка тренировкага йөрүләре дә ярдәм иткәндер.

14 октябрьдә Айгөл Гәрәева Италиядән кайтып төште. Дөнья велоспорты элитасына күтәрелгән якташыбызны Уфа халыкара аэропортында журналистлар каршы алды. Италиянең Кастельгомберто коммунасында үткән халыкара ярышларда яшь спортчы 9,5 километр араны 12 минут 59 секундта үтеп, янә җиңүгә ирешкән.

Айгөл тырышып укый, әнисе кебек үк матур җырлый. Төп дәүләт имтиханнарын уңышлы тапшырып, Стәрлетамак физик куль­тура көллиятендә укый, киләчәктә югары уку йортына керергә җыена. 13 яшеннән Президент стипендиясе алган Айгөлгә Ру­сиянең Велосипед спорты федерациясе бу елдан башлап хезмәт хакы да түли.

Әйткәндәй, федерация җитәкчесе Вячеслав Екимов быел март аенда Башкортстанда булды, республика Башлыгы Радий Хәбиров белән очрашты. Вячеслав Владимирович әйтүенчә, Башкортстанда велоспорт белән 4 меңләп бала шөгыльләнә. Башка төбәкләр белән чагыштырганда, бу – бик яхшы күрсәткеч. Илнең җыелма командасы нигезен дә башкортстанлылар тәшкил итә.


Хыяллар тормышка аша. Укучыларда!


Айгөлнең уңышында аның беренче тренерының өлеше зур. Яшь­легендә физкультура институтында укырга теләгән Ранис Нурхәниф улына Башкорт дәүләт авыл хуҗалыгы институтының ветеринария факультетын сайларга туры килә. Шулай да махсус курсларда укып, “тренер-җәмәгатьче” дигән таныклык ала. Ә чаңгыда йөрүен ул гомер буе дәвам итә. Диплом алып, туган ягына кайткач, җаваплы вазыйфаларда хезмәт сала. Хаклы ялга чыккач кына үзен спорт өлкәсенә багышлый. Район җитәкчелеге укучылар өчен велосипед секциясе ачу бурычын аңа йөкли.

Районда велоспортка нигез салуда тагын бер күренекле якташы-

быз – Ринат Латыйповның өлеше зур. Ул – тумышы белән Иске Ихсан авылыннан. 1988 елдан бирле Башкортстан Олимпия резервының велоспорт буенча спорт мәктәбендә һәм “Агыйдел” Олимпия әзерлеге үзәгендә эшли. Ринат Нигъмәтҗан улы – Башкортстанның атказанган физик культура хезмәткәре, Русиянең атказанган тренеры. 80 спорт мастеры тәрбияләгән, 1995 елдан республиканың Велосипед спорты федерациясе рәисе, заманында велоспорт буенча Русия җыелма командасының баш тренеры булган.

Велосипед спорты белән шөгыльләнү өчен матди база кирәк. Ярдәмчеләр табыла: район мәктәпләреннән укучыларны җыеп, алар белән тренировкаларга чыга. Уртак хезмәт, бердәм тырышлык җимеш бирми калмый. Чакмагыш Физкультура-савыктыру комплексы холлындагы Мактау тактасында велосипедчыларның фотолары иң югарыда. Русиянең спорт мастерлары, Русия чемпионнары Александр Борисов, Рөстәм Иргалиев, спорт мастерлыгына кандидат, Русия чемпионы Илназ Исмәгыйлев, спорт мастерлыгына кандидат, Русия беренчелеге призеры Тимур Кинҗәкәев алар. Айгөл Гәрәеваның фотосы төшкән баннер исә бинаның тышкы диварына ук эленгән.

Чакмагыш юллары – гүя велоспорт өчен


Чакмагыш районы ландшафты әйтерсең лә велоспорт белән шөгыльләнү өчен махсус булдырылган. Бөгелмә-Бәләбәй калкулыгы тәэсиреме, кара туфраклы җирләр көпшәкме – райондагы елгаларның күбесе киң һәм тирән ярлы. Җиде-сигез чакрым үтеп өлгермисең, янә – чираттагы елга, чираттагы күпер.

Велосипедчы егет һәм кызлар шушы юллардан көненә кимендә 100 чакрым үтә. Тәүдә Чакмагышка Кәшәк, Сыерышбаш авылыныкылар җыела, аннары аларга Рапатныкылар, Калмашбашныкылар кушыла. Кашкар борылышыннан – Юмашка, аннары Яңа Балтачка барып, Чакмагышка кайтып керәләр дә 63 чакрымлы бу боҗрага янә чыгып китәләр. Балтач тавыннан төшкәндә тизлек хәтта сәгатенә 80 километрга җитәргә мөмкин икән.

Былтыр Башкортстан Велосипед спорты федерациясе Чакмагышның велосипед спорты базасына яңа машина бүләк иткән. Район мәгариф бүлеге аша ягулык бүленә – велосипедчыларны озатып йөрү өчен мөмкинлек бар. Кемдер арып китсә, машинага утырып, хәл җыя ала. Тәгәрмәч шинасы тишелсә, алыштырырга була.

Гомумән, районда спортның бу төренә игътибар зур. Республика Велосипед спорты федерациясе, район хакимияте ярдәме белән районда инде дистә елдан артык балаларны сәламәтләндерү лагерьлары катнашлыгында “Велоспорт атналыгы” үтә, һәрдаим республика ярышлары оештырыла. Шулай ук аерым хуҗалыкларның, фермерларның призына ярышлар уздыру да велоспортны үстерүгә булышлык итми калмый.


Велосипед файдалы


Ә безнең кебек гади кешеләргә велосипедның файдасы бармы соң? Ранис Нурхәниф улы әйтүенчә, велосипед спорты яшьләрдәге яссытабанлылыкны 90 процентка дәвалый. Велосипедта йөргәндә әллә ничәмә мускул, сөяк хәрәкәтләнә. Моннан тыш, вестибуляр аппарат ныгый, күз күреме яхшыра, артык авырлык һәм депрессия юкка чыга. Тәҗрибәле тренер кышын чаңгыда йөрергә киңәш итә. Чаңгычы теләсә нинди спорт төре өчен яхшы әзерлек ала, ди ул. Йөрәк-кан тамырлары системасы өчен дә велосипедта йөрү – менә дигән кисәтү чарасы. Аннан инде берничә минут турникта асылынып торсаң – умыртка баганасына искитмәле яхшы күнегү. Балалар, үсмерләрнең тиз үсүче гәүдәсе өчен бу аеруча нык кирәк.

Ранис Нурхәниф улы башкарган эшенә шундый бирелгән ки, үзең дә сизмичә, аның йогынтысына эләгәсең, һәм велосипед алып җибәрәсе, чаңгыда йөрисе килә башлый. Һичьюгы, өйдәге велотренажерны (ә бездә ул еш кына ялкаулыкка һәйкәл, киемнәргә элгеч булып хезмәт итә) әйләндерергә кирәк, дип уйлап куясың. 71 яшьлек тренер бүген дә барлык көчен, белемен, тәҗрибәсен яшь спортчылар тәрбияләүгә бирә. “Спорт – матурлык, сәламәтлек”, – ди ул.

Озак һәм ныкышмалы күнегү­ләрнең, миңа калса, тагын бер гүзәл җимеше бар. Бу – тормышка, кешеләргә уңай караш; вакытыңны вак-төяккә әрәм итмичә югарырак максатларга омтылу; хыялларны чынга ашыру өчен тырышу.

Читайте нас: