+9 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Спорт
7 октябрь 2019, 11:52

Нинди соң ул Атлап йөрү көне?

Нинди соң ул Атлап йөрү көне?

Чуак көзнең искиткеч кояшлы, матур көне булды ул. Һәм быел Укытучылар көненә, "Яшел Башкортстан" акциясе узган көнгә туры килде. Бәхетленең бәйрәме бергә килә, дигәндәй, Туймазыда ул көнне берничә чара берьюлы үтте. Шуларның берсе - Атлап йөрү. көне.


Шәһәр мәдәният һәм ял паркына "Сәламәтлек сукмагы"ннан 1,5 километр араны атлап үтү өчен балалар бакчасы төркемнәреннән алып скандинавча йөрү буенча өлкәннәр төркеменә йөрүчеләргә кадәр яше-карты килгән иде. Бию флешмобы да шунда үтте, концерт номерлары да кәефне күтәрде. Төрле ярашларда һәм спартакиадаларда җиңүчеләрне бүләкләү дә шул көнне оештырылды.


Чыгыш ясаучылар, атап әйткәндә, Туймазы район хакимияте башлыгы урынбасары Сергей Подоприхин атлап йөрүнең ярышу түгел, савыктыру максатында кулланылуын билгеләп үтте.

Бөтенрусия атлап йөрү көненең тәгаенләнеше кешеләрнең уңай энергия туплавы булуын әйтте спорт бүлеге начальнигы Вячеслав Чернов.


Бу бәйрәмдә мәктәпкәчә яшьтәгеләр, мәктәп укучылары, предприятие җитәкчеләр, медицина хезмәткәрләре катнашты. Күпләр гаилә белән килгән иде. Иң активлар төрле номинацияләрдә бүләкләнде.
Читайте нас: