+19 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Спорт
3 апрель 2019, 13:35

"Зур уен" бәйгесендә катнашыгыз!

53нче Җәйге халыкара балалар уеннары кысаларында “Зур уен” дигән проект гамәлгә ашырылачак.

Тиздән Уфага дөньяның 30 иленнән 1500гә якын яшь спортчы киләчәк.

Проект ике этапта узачак. Беренчесе – иҗади, ул 31 марттан 31 майга кадәр узачак.

“Зур уен”да катнашучылар социаль челтәрләрдә иҗади биремнәр үтәүдә ярышачак. Оештыручылар атна саен “Зур уен” рәсми төркемендә https://vk.com/biggame2019 катнашучыларга яңа биремнәр тәкъдим итә, аларның максаты – Уфаның матурлыгын күрсәтү, шәһәребезнең кызыклы һәм гадәти булмаган урыннары белән таныштыру.

Биремнәрне үтәгән өчен баллар бирелә. Иң күп очко җыйган кеше җиңәчәк. Беренче этап җиңүчесен бүләкләү 31 майда булачак.

Икенче этап 1 июньдә башланачак. “Зур уен”ның җәйге этабында җәйге лагерьларда тәрбияләнүчеләр катнашачак. Проектны оештыру комитеты катнашучылар өчен спорт һәм иҗади сынаулар әзерләгән, алар җиңүче команданы билгеләргә мөмкинлек бирәчәк.

Балалар лагерьлары базасында спорт тамашалары узачак, алар гадәти булмаган ярышларда катнашачак, танылган спортчылар белән очрашачак, рекордлар куюда үз көчләрен сынап караячак.

"Зур уен" этапларында җиңүчеләр 53нче Җәйге халыкара балалар уеннарын ачу тантанасының мәртәбәле кунаклары булу мөмкинлеге алачак.
Читайте нас: