-4 °С
Кар
Барлык яңалыклар
Спорт
3 апрель 2019, 13:35

Уфага танылган спортчылар килә

Уфада Рима Баталованың "Милләт яшьлеге" дигән VI иҗтимагый премиясен тапшыру тантанасы була. Тантана 5 апрельдә "Башкортостан" дәүләт концерт залында узачак.

Чарада дөнья спорты йолдызлары, дәүләт һәм җәмәгать эшлеклеләре катнашачак.

Алар арасында - Русия Паралимпия комитетының генеральный секретаре, 5 тапкыр Паралимпия уеннары чемпионы Андрей Строкин, Федерация Советының Фән, мәгариф һәм мәдәният буенча комитеты рәисенең беренче урынбасары Лилия Гомәрова, Федерация Советының Социаль сәясәт комитеты әгъзасы, Олимпия уеннары чемпионы Татьяна Лебедева, Олимпия уеннары чемпионы, VII чакырылыш Дәүләт думасы депутаты Артур Таймазов, билгеле гимнаст, ике тапкыр Олимпия уеннары чемпионы, Русиянең атказанган спорт мастеры Светлана Хоркина, совет чоры футболчысы, VII чакырылыш Дәүләт думасы депутаты Валерий Газзаев, өч тапкыр Паралимпия уеннары чемпионы, Русиянең атказанган спорт мастеры Ольга Семенова, Русиянең Компьютер спорты федерациясе вице-президенты Артем Винокуров.

Сәхнәдә Башкортстан һәм Татарстанның халык артисты Айдар Галимов, шулай ук, Русия эстрадасы йолдызлары чыгыш ясаячак.

Конкурс алтынчы ел рәттән үткәрелә. Быел анда катнашу өчен 100дән артык кеше гариза язган. Премия белән сәламәтлек мөмкинлекләре чикле иң яхшы яшь спортчылар, аларның тренерлары, инвалид баласы булган яшь спорт гаиләләр, хәйриячеләр, шулай ук инвалидлар проблемаларын яктыртучы киңкүләм мәгълүмат чаралар бүләкләнергә тиеш.

Җиңүчеләр җиде номинациядә билгеләнәчәк: "Ел ачышы", "Чикләрсез спорт", "Паралимпия спорты өмете", "Җиңү сере", "Чемпион тәрбиялим", "Йөрәк кушуы буенча", "Ачык караш".
Читайте нас: