+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Спорт
27 март 2019, 12:54

Алинәгә җиңүләре күпме акча китергән?

Фигуралы шуу сезоны тәмамлана.

Олимпия чемпионы, Русия җыелма командасы лидеры Алинә Заһитова Сайтамада алтын медаль яулады. Бу җиңүе өчен ул 65 мең доллар алган.

Моннан тыш, Алинә Гран-при этабында ике алтын медаль яулады. Болары аңа 54 мең доллар китергән. Тагын 16 мең долларны Алинә Минскида үткән Европа чемпионатындагы “көмеш” өчен алган.

Шул рәвешле, Заһитованың җиңүләре өчен акчасы 135 мең доллар исәпләнә. Дөнья чемпионатында җиңеп, Алинә үзенең спорт төрендә мөмкин булган барлык титулларны яулаган беренче Русия фигуристы булды.

Афәрин, татар кызы!
Читайте нас: