-2 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Спорт
28 февраль 2019, 12:12

Радий Хәбиров - Магнитогорскида хоккейда

Кичә Магнитогорскида "Салават Юлаев" "Металлург" белән плей-оффта икенче уенын уйный.

"Арена-Металлург" трибунасында уенны республика Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров, клуб Советы рәисе Ринат Башкиров, Сибай мэры Рөстәм Афзалов та күзәтә.
Радий Хәбиров хоккейны Сибайның "Горняк" хоккей клубы тәрбияләнүчеләре белән карый.
"Сибайдан кайтканда Магнитогорскига кереп, безнекеләр өчен җан ату мөмкинлеге туды, - дип язган ул социаль челтәрләрдә. - Мин - Сибай үсмерләре, бәлки булачак "Салават Юлаев" батырлары арасында. Ә әлегә алар "Горняк"та шайба куа, анда хоккейчылар өчен яхшы мәктәп булдырылган. Бүген аларга шундый бүләк ясадык".
Уен "Салават Юлаев" файдасына 1:4 исәбе белән тәмамланды.
Фото: Башинформ"
Чыганак: https://kiziltan.ru/sport/19443-radiy-hbirov-magnitogorskiyda-hokkeyda.html


Читайте нас: