+17 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Спорт
28 гыйнвар 2019, 12:43

Эх, Алинә егылды...

Русиянең фигуралы шуучысы, Олимпия чемпионы Алинә Заһитова Минскидагы Европа чемпионатында икенче урында калды. Ул кыска һәм ирекле программа өчен 198,34 балл җыйды. Софья Самодурова Европаның яңа чемпионы булды.

Алинә бик уңышлы булмаган чыгышы өчен җанатарларыннан гафу үтенде. Бөтен дөнья буенча аның төркемендә 38 мең җанатар исәпләнә. Анда төрле милләт кешеләре бар. Алинәне бигрәк тә японнар ярата.

Бу ярышларда да Алинәнең хаталары булган чыгышыннан соң трибуналар аның күңелен күтәрер өчен тырышты, бозга йөрәк формасындагы бүләкләр, чәчәкләр, йомшак уенчыклар очты гына.

Фото: Газета.ру.
Читайте нас: