+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Спорт
24 гыйнвар 2019, 12:08

Халыкара балалар уеннары волонтерлары җыелышы үтә

9-14 июльдә Уфада зур Халыкара балалар спорт форумы узачак. Уеннарында бөтен дөньядан 1,5 мең яшь спортчы катнашачак.

Ярышлар спортның тугыз төре буенча узачак: җиңел атлетика, йөзү, фехтование, грек-рим көрәше, дзюдо, кыяга менү, футбол, баскетбол, пляж волейболы.
Хәзерге вакытта уеннарны оештыруда катнашырга тиешле волонтерларны туплау дәвам итә. Гаризалар 2018 елның 29 октябрендә үк кабул ителә башлады һәм 31 гыйнварда тәмамлана. 500дән артык кеше волонтер булырга тели. Халыкара балалар уеннары волонтерларын теоретик һәм гамәли әзерләүнең комплекслы планы эшләнгән.
31 гыйнварда Халыкара балалар уеннары волонтерларының оештыру җыелышы узачак. Анда “Халыкара балалар уеннары-2019” оештыру комитеты дирекциясе белән очрашу, волонтерлар әзерләү программасы белән танышу, шулай ук кызыксындырган сораулар бирү мөмкинлеге булачак.
Чараны үткәрү урыны: Уфа шәһәре, Октябрь революциясе урамы, 3а йорты (БДПУның 2нче корпусы, концерт залы). Башлана 15 сәгатьтә.
Чыганак: https://kiziltan.ru/sport/18194-halykara-balalar-uennary-volonterlary-yelyshy-t.html


Читайте нас: