Ел да үткән халыкара турнирда, “Автомоболист” командасын артта калдырып, “Салават Юлаев” хоккейчылары җиңү яулады.
Өченче урында – Түбән Камадан “Нефтехимик”, дүртенчедә - Казахстаннан “Барыс” командасы.
Оештыру комитеты турнир йомгаклары буенча “Салават Юлаев” уенчысын Филипп Ларсенны иң яхшы сакчы дип билгеләде.