+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Спорт
30 июль 2018, 12:19

“Уфа” командасы Европа лигасында старт алды!

26 июльдә Уфаның “Нефтяник” стадионында тарихи вакыйга булды:

“Уфа” футбол клубы беренче тапкыр үз мәйданында УЕФА Европа лигасы квалификациясе чикләрендә Словениянең “Домжале” командасын кабул итте.
“Уфа” беренче минутлардан ук һөҗүм итә башлады. Ләкин туп капкачыга барып җитмәде. “Домжале” командасы исә контрһөҗүм ясады. Ә беренче кискен мизгел уенның 14нче минутында безнең команда капкасы янында булды. Ләкин гол кермәде. Аннары “Уфа” инициативаны үз кулына алды. Җанатарлар, “Уфа” командасын рухландырып, алга өндәсә дә, беренче тайм исәп алмыйча тәмамланды.
Матчның иң киеренке мизгеле 79нчы минутка туры килде. Иван Пауревич, “Домжале” командасы капкачысы белән бергә-бер чыгып, күпме генә тырышса да капкага тупны кертә алмады.
Шул исәп белән матч ахырына килеп җитте. Ләкин моның белән генә көрәш тәмамланмады: "Уфа" һәм "Домжале" 2 августта Словениядә тагын бер тапкыр көч сынашачаклар.
Читайте нас: