+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Спорт
2 март 2018, 12:26

Олимпия уеннары җиңүчеләре

Русия Президенты Владимир Путин Пхенчхан шәһәрендә үткән Олимпия уеннары җиңүчеләре һәм призерлары белән очрашты.

Алар арасында шорт-трек буенча 1500 метр дистанциядә бронза медаль яулаган уфалы Семен Елистратов, алтын медаль яулаган “Салават Юлаев” хоккейчысы Андрей Зубарев та бар иде.

Дәүләт башлыгы Семен Елистратовка “Ватан алдындагы хезмәтләре өчен” орденының икенче дәрәҗә медален, Андрей Зубаревка “Дуслык ордены”н тапшырды.

Семен Елистратов 1 миллион 700 мең сум күләмендә акчалата бүләк һәм “BMW Х4” машинасы алачак. Өстәвенә, Башкортстан Хөкүмәте тарафыннан аңа 500 мең сум акча биреләчәк.

Андрей Зубаревка 4 миллион сум акчалата бүләк һәм “BMW Х6” машинасы тапшырылачак.
Читайте нас: