-7 °С
Кар
Барлык яңалыклар
Спорт
27 февраль 2018, 17:25

Сезнең белән горурланабыз!

XXIII Кышкы Олимпия уеннарында русиялеләр рухи яктан нык, бердәм булуын күрсәтте.

25 февральдә Көньяк Кореядә XXIII Кышкы Олимпия уеннары тәмамланды. 16 көн дәвам иткән уеннарда 102 медаль комплекты уйнатылды. Ярышларда Русия спортчылары коман­дасы, төрле дәрәҗәдәге 17 медаль яулап, 13нче урынга чыкты.

Медальләр саны буенча Норвегиянең җыелма командасы беренче урын яулады: алар 14 алтын, шул ук күләмдә көмеш һәм 11 бронза медальгә лаек булды. Русиянең җыелма командасына фигуралы шуу буенча милләттәшебез Алина Заһитова һәм хоккей буенча ир-егетләр командасы алтын медальләр китерде. Ярышчылар арасында кайчандыр “Салават Юлаев” хоккей командасында тәрбияләнгән Андрей Зубарев та бар. Фигуралы шуу буенча Евгения Медведева, шул ук спорт төренең җыелма командасы, скелетончы Никита Трегубов, чаңгы ярышында Александр Большунов, илнең ир-егетләр җыелма командасы һәм ирекле стиль буенча спринтта ир-егетләр командасы көмеш медальләргә лаек булды.

Русиянең җыелма командасында иң беренче медаль яулаган якташыбыз Семен Елистратов тимераякта йөгерү буенча бронза медальгә ия булды. Шул ук спорт төреннән Наталья Воронина, чаңгычылар Юлия Белорукова, Александр Большунов, Андрей Ларьков, Денис Спицов, чаңгы эстафетасында хатын-кызлар командасы, фристайл буенча Илья Буров һәм Сергей Ридзик та бронза медальләргә лаек булдылар. Кызганычка каршы, керлинг буенча ярышчылар Александр Крушельницкийга һәм аның җәмәгате Анастасия Брызгаловага тапшырылган бронза медаль допинг буенча чыккан ыгы-зыгы нәтиҗәсендә кире тартып алдынды.

Әйткәндәй, допинг буенча купкан низаг нәтиҗәсендә безнең команда XXIII Кышкы Олимпия уеннарын ачу һәм ябу тантанасында нейтраль төстәге флаг астында үтәргә мәҗбүр булды. Шушы ук ыгы-зыгы Русиянең бик күп көчле спортчыларын Олимпия уеннарында чыгыш ясаудан мәхрүм итте. Әлбәттә, мондый киеренке мохиттә ярышларга әзерләнү, анда чыгыш ясау безнең спортчыларның үз-үзләренә булган ышанычына, психологик халәтенә дә йогынты ясагандыр. Ничек кенә булмасын, алар безнең илне лаеклы күрсәтте.

Безнең көярмәннәрнең дә ярышлардагы ярдәмен билгеләп үтәргә кирәк. Спортчыларны җиңүләргә рухи яктан канатландыру, дәртләндерү белән беррәттән, илнең никадәр бердәм булуын да күрсәтте алар.

Читайте нас: