Русия Спорт министрлыгы ачыклык керткәнчә, альтернатив турнирда 500дән артык атлет чыгыш ясаячак.
2014 елгы кышкы Олимпия уеннары башкаласында файдаланылган барлык объектлар да яхшы хәлдә һәм атлетларны теләсә кайсы вакытта кабул итәргә әзер.
Русия атлетларыннан тыш, Сочига төрле сәбәпләр белән Пхенчханда узачак Олимпия уеннарыннан читләштерелгән чит ил спортчыларын да чакырачаклар.