+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Спорт
17 гыйнвар 2018, 11:53

Уфалылар да олимпиадага барачак

Уфалылар Семен Елистратов һәм Виктор Ан быел кышкы Олимпия уеннарына барачак Русия җыелма командасы составына кертелде.

Халыкара олимпия комитеты допингка каршы кагыйдәләрне бозган өчен дигән сылтау белән Русия җыелма командасын 2018 елгы Олимпия уеннарына кертүдән читләштергән иде. Шулай да допинг буенча “чиста” дип табылган спортчылар Уеннарга бара алачак. Алар олимпия әләме астында чыгыш ясаячак. Киемнәрендә Русия символы булырга тиеш түгел.
Олимпиада Корея Республикасының Пхёнчхан шәһәрендә 9нан 25нче февральгә кадәр үтәчәк.
Читайте нас: