+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Спорт
17 ноябрь 2017, 12:46

Нәтиҗәләре сөенечле

Уфада 2006-2007 елгы үсмерләр арасында дзюдо буенча Илдар Рәҗәпов истәлегенә республика турниры үтте. Анда Башкортстаннан 200гә якын көрәшче катнашты.

Стәрлетамак, Уфа, Туймазы, Дәүләкән, Дүртөйле һәм Бүздәкнең иң көчле дзюдо мәктәпләре вәкилләре арасында киеренке көрәш барды. Безнең район намусын 8 дзюдочы яклады. Турнир йомгаклары буенча 34 килограмм авырлыктагы 42 спортчы арасында Булат Ардуанов 23нче урынга чыкты. Денис Зарипов шушы ук авырлык категориясендә дүртенче урынны яулады.
30 килограмм авырлыктагылар арасында да безнең спортчылар үз сәләтләрен күрсәттеләр. Мәсәлән, 29 көрәшче арасыннан Даниэль Шефер алтынчы, Илназ Гәрәйшин—унберенче, Чыңгыз Ардуанов уникенче урындалар. 36 килограмм авырлык категориясендә Данил Сакаев 29 спортчы арасында тугызынчы урынга лаек булды.
46 килограмм һәм аннан авырраклар категориясендә дә нәтиҗәләр сөенечле. 21 спортчы арасында Станислав Самсонов—уналтынчы, Денис Габдрәхимов унҗиденче урындалар. Бу яшь спортчылар әти-әниләренең генә түгел, районның да горурлыгы. Аларның җиңүе—максатчанлык, җентекле күнегүләр һәм үз өстеңдә даими эшләү нәтиҗәсе. Балаларның күбесе өчен бу ярышлар беренче тәҗрибә булды. Аларга яңа уңышлар юлдаш булсын.
Читайте нас: