+12 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Новости
9 ноябрь 2020, 11:37

Ковид алтмышынчы корбанын алды...

Башкортстанда коронавирус йоктыручылар 11 547гә җитте.

Соңгы тәүлектә куркыныч инфекция янә 101 якташыбызда ачыкланган.
Савыгучылар саны 10754кә җиткән. Соңгы тәүлектә 78 кеше ковидны җиңгән.
Әле республикада 733 кеше коронавирустан дәвалана. Аларның 261е стационарларда табиблар күзәтүе астында, чагыштырмача җиңел формада авыручы 472 кеше өйдә амбулатор дәвалана.
Кызганычка каршы, Башкортстанда коронавирустан вафат булучылар 60ка җитте. Соңгы тәүлектә Башкортстанда янә бер кешенең гомере өзелүенә ковид сәбәпче булды.1964нче елгы ир кеше, пропискасы буенча Ханты-Мансийсктан. Коронавирустан тыш югары кан басымы, аорта атеросклерозы белән интеккән.
Фото: michaellaitman.com
Чыганак: https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/zdorovie/Altmishinchi-yaktashibiz-kovid-korbani-buldi-534469/
Читайте нас: