+12 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Новости
13 декабрь 2019, 08:25

Пенсиядә акча эшләп ятасызмы? Штраф көтегез!

Салым хезмәткәрләре пенсия яшендәге кешеләрнең банк исәпләрен тикшерә.

Белгечләр пенсионерларның өстәмә керем чыганаклары турында органнарга вакытында хәбәр итмәү очракларын ачыкларга тырыша.
Закон нигезендә, гражданнар билгеле бер керемнәрдән салым түләргә тиеш, дип билгеләп үтелә. Салым түләмәү очраклары ачыкланса, пенсионерларны аңлатма алу өчен салым органына чакыра алалар. Өлкән кешегә үз исәбендә акчаның каян барлыкка килү сәбәпләрен генә түгел, ә аларның хәрәкәтен дә аңлатырга туры киләчәк.

Акчаның килеп чыгуын аңлата алмаган пенсионерларны штраф көтә. Аның күләме күрсәтелмәгән керем күләменә бәйле булачак.
Чыганак: https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/social/Pensiyad-akcha-eshl-p-yatasizmi-Shtraf-k-tegez-38333/
Читайте нас: