Бүздәк районында шикәр чөгендере быел 5023 гектарда үстерелде. Икътисади яктан табышлы сызма культура игү белән хәзерге вакытта алты аграр предприятие һәм ике крестьян-фермер хуҗалыгы шөгыльләнә. Алар арасында “татлы тамыр” мәйданнарының иң зурысы “Башкирагроинвест”ның Бүздәк бүлегендә – барлыгы 2669 гектар. Шәфәгать Хәбибрахманованың фермер хуҗалыгында да быел шикәр чөгендере плантацияләре зурдан – бер мең гектарга якын. Шунысы үзенчәлекле: әлеге хуҗалык бер ай дигәндә “татлы тамыр” уңышын җыеп алып, аны шикәр заводына озатуны да тәмамлады. — Район буенча шикәр чөгендере плантацияләрнең 85 процентыннан җыеп алынды, — ди хакимиятнең авыл хуҗалыгы бүлеге җитәкчесе Рим Ногманов. — Гомумән, әлеге тармакта хезмәтнең нәти-җәләре саллы. Атап әйткәндә, әлеге чорга гектардан уңыш район буенча 410 центнер тәшкил итә. Янә дә зур казаныш: зур көч салуны таләп итүче бу техник культура уңышын җыеп алуны октябрьдә үк төгәлләү мөмкинлеге бар. Әйткәндәй, төбәкнең аграр тармагында күренекле урын тотып, быел аеруча зур уңышларга ирешкән Шәфәгать Хәбибрахманованың крестьян-фермер хуҗалыгы чөгендер игүдә зур үрнәк күрсәтә. Әлеге хуҗалыкта “татлы тамыр” казып алуга сентябрь уртасында керешәләр. Әйтергә кирәк, биредә шикәр чөгендере игүгә бәйле барча техника тупланган. Заманча агрегатлар югары җитештерү-чәнлекне тәэмин итә. Шуңа ярашлы, уңышны җыеп алуны да тиз тоталар. Комбайнчылар — өч бертуган Илнур, Илдус һәм Илдар Асылгәрәевлар һәм Илдар Хафизов тырышлыгы белән 926 гектарда үстерелгән шикәр чөгендере өч атна дигәндә казып алынган. Моңа инде ике сменада эшләү дә булышлык иткән. Продукцияне Раевка һәм Чишмә шикәр заводларына озату да югары дәрәҗәдә оештырылган хуҗалыкта. “Татлы тамыр” төяүне чит ил техникасында бай тәҗрибәле механизаторлар Эльвир Гарәфетдинов һәм Иван Ванюков алып бара. Аларның фидакарь хезмәте нәтиҗәсендә һәр көнне 70тән артык зур йөк автомобиле төяп озатыла. Менә шулай итеп, “татлы тамыр” урагы тиз арада тәмамлана. Гомумән, баш агроном Альмир Хәй-руллин әйтүенчә, хуҗалыкның басучылык тармагында агымдагы елда зур уңышларга ирешелгән. Игенчелектә нәтиҗәләр аеруча куанычлы. Бөртеклеләр, мәсәлән, 5200 гектарда үстерелгән, гектардан уңыш 47,6 центнер тәшкил итә, бу — район дәрәҗә-сендә иң югары күрсәткеч. Аерым басулар моңарчы күрелмәгән уңыш биргән. Мәсә-лән, 700 гектарда үстерелгән арпаның һәр гектарыннан 70 центнер чыккан. Сабанашлык бодаеның һәр гектарыннан исә 48 центнер төшем алынган, әлеге культура бер мең гектарда чәчелгән булган. Төбәк өчен моңарчы ят культуралардан, мәсәлән, рапстан уңыш 20 центнер тәшкил итә. Болар барысы җитештерелгән ашлыкның күләменә дә зур йогынты ясаган һәм, шуңа бәйле, хуҗалык тулай җыем буенча районда икенче урынга чыккан. Басу эшләре тәмамлануга барса да, механизаторларның мәшәкатьләре бихисап әле. Атап әйткәндә, көнбагыш уңышын җыю киң колач белән бара. Ул 1500 гектар били. Басуларда берьюлы 7 комбайн эшли. Механизаторларга куелган төп бурыч – уңышны һава шартлары бозылганчы җыеп алу. Әйтергә кирәк, максатка ирешә уңганнар, көнбагыш урагы да тәмамлану алдында. Уңыш та механизаторлар хезмәтенә лаеклы – гектардан 24 центнер тәшкил итә. Көзге мәшәкатьләрдән хуҗалыкта уҗым культуралары чәчү күптән тәмамланган, аларның мәйданы мең гектарга якын. Моннан тыш, туңга сөрү бара, басуларга минераль ашлама кертелә. Бер сүз белән әйткәндә, районда киң билгеле хуҗалыкта киләсе ел уңышын кайгырталар. Хезмәт вазыйфаларын үрнәкле башкаручы механизаторлар арасында хуҗалык җитәкчесе бертуган Асылгәрәевларны мактап үтте. Илдус белән Илдар, атап әйт-кәндә, иң күп ашлык суктырып алып, комбайнчылар ярышында җиңүчеләр булып чыккан. Илнур исә алдынгы чөгендерче-механизатор булып танылган.