Бу чараны кул астында булган әйберләрдән ясыйлар. Моның өчен кер сабыны (хәзер кибеттә сыек кер сабыны да сатыла) һәм көл кирәк булыр. 5 литр суга 250 грамм көл һәм бер аш кашыгы кер сабыны кушабыз. Яхшылап болгатып, бер тәүлек тотабыз һәм иртән кәбестәләргә сибеп чыгабыз.