-7 °С
Болытлы
Бөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Жизнь района
27 июнь 2019, 19:21

Күмәк эш—ырамлы

Зур булмаган Өчтүбә авылы халкы уртак эшкә бердәм, күмәк тотынуы белән мактаулы.

Җәй башында бергәләп авыл зиратын тәртипкә китергән иделәр алар. Күптән түгел авылга иман нуры чәчеп утырган мәчетнең эчен-тышын „ялт” иттерделәр. Бик матур, кояшлы, җилсез бер көнне өмәгә килгән һәр кеше зур тырышлык белән эшкә кереште.
„Рәфисә Кадыйрова, Вәсилә Латыйпова, Мөнирә Әхмәтова, Венера Гомәрова, Фәридә Гомәрова мәчетнең эчке ягын түшәменнән күтәрмәсенә кадәр юып чыктык. Венер Вәлиев, Әхәт Әхмәтов, Рамил Фәррахов, Заһир Нәгыймов эретеп ябыштыру эшләрен башкардылар, кирәк урыннарда багана утырттылар, коймаларның иске буяуларын кырдылар. Ә уңган хатын-кызларыбыз Зәйтүнә Вәлиуллина, Нәсимә Нуретдинова, Фәүзия Латыйпова, Сәкинә Даянова, Фәридә Гомәрова, Вәсилә Латыйпова коймаларны матур итеп буядык. Арабызда иң өлкәне булган хезмәт ветераны 76 яшьлек Рая апа Кәлимуллина белән Нәзирә апа Низамова тырышып, яшьләргә үрнәк күрсәтеп эшләделәр. Шуның өстәвенә ачык һавада самоварлар кайнатып, табын әзерләргә дә өлгерделәр. Менә шулай эшләргә дә, бергәләп күңелле ял итәргә дә, бер-беребезнең хәлләрен белешергә дә вакыт таптык. Эшләребезне тәмамлап, яңадан шушы мәчетебездә очрашырга сүз биреп таралыштык,”—ди шушы өмәдә катнашкан Роза Габделхакова.
Рәсимә ХӘЛИУЛЛИНА.
Читайте нас