Бүздәк районы хуҗалыклары язгы чәчүдә экваторны үтте. Сабанашлык бөртеклеләр, мәсәлән, 23 мең гектарда чәчелгән, бу — планлаштырылганның яртысыннан күбрәк. Хуҗалыклар кызу темплар белән сызма культуралардан көнбагыш, шикәр чөгендере чәчүне дә алып бара.
Бу эштә “Ф. Хәбибрахманов” крестьян-фермер хуҗалыгы, “Нерал-Бүздәк” җәмгыяте механизаторлары үрнәк күрсәтә. Тәүгесендә, мәсәлән, көнбагыш 1500 гектарда чәчелгән, икенчесендә — 500 гектарга якын. Шул рәвешле, әлеге хуҗалыклар техник культураларның планлаштырылган күләмен тәэмин иткән.
Гомумән, “Ф. Хәбибрахманов” хуҗалыгы язгы чәчүдә районда алдынгылар сафында. Монысы инде техника мөмкинлекләренә бәйле. Сабанашлык бөртеклеләрне чәчүгә заманча өч “Джон-Дир” комплексы җәлеп ителгән. Югары җитештерүчәнле агрегатларның куәтләре тулысынча кулланыла, аерым очракларда чәчүне ике сменада алып баралар. Шикәр чөгендере быел 1200 гектарда үстереләчәк. Техник культуралардан рапсны — 1000, горчицаны 200 гектарда чәчү планлаштырылган.
“Кыдаш” хуҗалыгында, җитәкчесе Риян Латыйпов әйтүенчә, сабанашлык бөртеклеләргә 1400 гектар бирелә, алар арасында бодай, арпа, солы бар. Соңгы елларда биредәге басуларга заманча культуралар да үтеп керә башлады. Рапс үстерүдә, мәсәлән, ярыйсы гына тәҗрибә тупланды, шуңа да быел аның мәйданын арттыралар. Горчицага исә 100 гектар бирелә.
Риян Рәдиф улы билгеләвенчә, соңгы елларда табигать шартларының сизелерлек үзгәрүе күзәтелә. “Кыдаш”тагы урын-җир үзенчәлекләреннән, мәсәлән, вегетация чорының кыскаруын әйтергә мөмкин. Атап әйткәндә, һава торышы язгы кыр эшләрен элекке кебек апрель керү белән башлап, гадәттәгечә, беренче майга, соң дигәндә 9 майга тәмамлау мөмкинлеген бирми. Нәтиҗәдә, бөртеклеләрнең вегетация чоры шактый кыскара. Мондый шартларда, әйтик, югары сортлы бодай үстереп алу мөмкин түгел. Хуҗалыкта җитештерелгән ит һәм сөт тә ахыргы нәтиҗәдә табыш бирми, чөнки аларның сатып алу хаклары түбән. Мәсәлән, маллар җәйләүгә чыгу белән сөт кабул итүче һәм эшкәртүче предприятиеләр хакларны янә төшерәчәк. Мондый шартларда авылның товар җитештерүчеләре янә үз проблемалары белән йөзгә-йөз кала.
Әмма, кем әйтмешли, бернигә дә карамыйча, чәчәргә кирәк. Әлеге кагыйдәне истә тотып, хуҗалыкта кыр эшләрен яхшы әзерлектә башладылар. Соңгы чорда биредә авыл хуҗалыгы техникасын яңарту хәстәре күрелә. Атап әйткәндә, быелгы кыр эшләренә яңа чәчкечләр, туфрак эшкәртү агрегатлары чыкты. Бай тәҗрибәле тракторчы Шамил Зиннәтуллин, мәсәлән, яңа культиваторга шатланып бетә алмый, җитештерүчәнлеге югары. Үз һөнәренең остасы Фәнил Әхмәдиев та яңа “К-744” тракторы белән туфрак эшкәртә.
Тоташ алганда, кыр эшләрендә егермедән артык техника катнаша. Игенчеләр көнне төнгә ялгап эшли. Башка еллардагы кебек, быел да хуҗалык басуларында туфракта дым күләме аз. Шуңа да барлык техник мөмкинлекләр, механизаторларның тырышлыгы язгы чәчүне 20 майга төгәлләүгә юнәлтелгән.
Фәнүр Гыйльманов,
“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе.
Бүздәк районы.
Чыганак:
https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/selo/ekvatorny-alar-tte-inde/