-7 °С
Болытлы
Бөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Жизнь района
8 Май 2019, 12:32

Күмәк көч белән

Май башы белән Түреш биләмәсенең Түреш һәм Сәвәдебаш авыллары зиратларында өмәләр үтте.

Халык аларда бик бердәм катнашты. Түреш авылында Вәлиев Рамил Хәмәт улы һәм Зиннәтуллин Уран Фәрит улы зиратларны чистарту эшенә үз техникалары белән зур өлеш керттеләр. Авыл Советы депутатлары Фәттахов Өлфәт һәм аның улы Фидан, авылдашлар Кайбышев Илһам, Хәлимов Рәүф, Мостаев Рүфәт һәм аның улы Руслан, Шәйбәков Тәлгать һәм аның уллары Илназ белән Рәсил, Мөфтиев Илдар, Гыйлаҗев Дамир һәм аның улы Илгиз өмәдә актив катнаштылар.
Сәвәдебаш авылында да зираттагы өмә күп кеше катнашлыгында бердәм үтте. Авыл Советы депутатлары Хаҗиев Рәфил үз техникасы белән, Зәйнуллин Илшат, мәктәп (мөдире Финә Әхъярова), балалар бакчасы коллективлары (мөдире Альбина Рамазанова) өмәдә тырышып эшләделәр. Мөхәммәдиев Илдар туганнары, күршеләре белән бергә корыган биек агачларны кистеләр. Изге эшкә өлеш керткән һәркемгә зур рәхмәт әйтәсе килә.
Г.ЗИННӘТУЛЛИНА, Түреш авылы.
Читайте нас