+10 °С
Болытлы
75 лет Победы
Барлык яңалыклар
Здоровье
10 апрель 2019, 17:11

Телен кисеп, яңа тел теккәннәр

Чувашиядә яшәүче 55 яшьлек бер ир, үзен шактый күптән начар хис итүенә карамастан, табибларга күренергә ашыкмаган.

Чыдар хәле калмагач, аны дәваханәгә салганнар һәм бик куркыныч диагноз куйганнар. Пациентның телендә яман шеш авыруы табылган.

Авыру инде дүртенче стадиягә җиткән булган.

Республика онкология диспансерында авыруның телен кисеп алудан башка әмәл таба алмаганнар.

Ләкин савыкканнан соң да пациент сөйләшә алсын өчен табиблар уникаль операция уздырган. Пациетның үз муен мускулыннан алып, яңа тел ясаганнар һәм пластик операция эшләнгәннәр. Оперция берничә сәгать дәвам иткән һәм уңышлы тәмамланган.

- Шеш телне тулысы белән яулаган булган, муендагы лимфа бизләренә дә метастазалар киткән иде, - дип сөйләгән табиблар. Хәзер пациентка нурланыш терапиясе узарга һәм яңадан сөйләшергә, тукланырга өйрәнергә туры киләчәк.
Читайте нас в