+9 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Закон и порядок
19 февраль 2021, 12:55

Булмаган сихерне эзләп йөрмәгез!

Республикада яшәүче бер хатын әнә шулай 158 мең сумыннан колак каккан.

Салават шәһәрендә яшәүче хатын мошенниклар гамәлләреннән зыян күрән. Ул урындагы телевидение күрсәткән белдерүне күреп, бозым чыгаручыларның хезмәтеннән файдаланырга булган. Нәтиҗәдә, мошенникларга 158 мең сум акчасын күчергән. Шуннан соң ул полициягә мөрәҗәгать иткән.

Башкортстан буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, республикада тәүлек эчендә мошенниклык факты буенча 20 мөрәҗәгать теркәлгән: өч очрак - гражданнарны банк учреждениеләре исеменнән алдау, өчесе - Интернет аша товарлар сатып алганда, 14е – төрле хезмәтләр күрсәткәндә.

Русия Эчке эшләр министрлыгының Нефтекама шәһәре буенча бүлегенә бер тәүлек эчендә ике гариза килгән. Зыян күрүчеләр “Инстаграм” платформасында таныш булмаган кешеләргә ышанып, янәсе, инвестицияләрдә акча эшләү мөмкинлеге өчен 20 мең сум һәм 9 мең сум күләмендә акча күчерүләрен хәбәр иткән.

Узган тәүлек эчендә мошенниклык фактлары буенча 9 җинаять эше кузгатылган.

Фото:rg.ru
Чыганак: https://kiziltan.ru/articles/khokuk/Bulmagan-siherne-ezl-p-y-rm-gez-684141/
Читайте нас: