-3 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Закон и порядок
28 гыйнвар 2021, 12:40

Күршеләргә дигән балны алмагыз...

Уфада яшәүче 78 яшьлек әби караклар тозагына эләккән. Өлкән яшьтәге пенсионер ханым полиция бүлегенә мөрәҗәгать иткән.

Ул бал сатучы билгесез хатынның аны алты мең сумга алдап китүен әйткән.

Вакыйга урынына тикшерү-оператив төркем җибәрелгән. Башлангыч мәгълүматлар буенча, зыян күрүченең ишегенә таныш булмаган хатын-кыз шалтырата һәм күршеләренең балга заказ бирүләрен, тик әлеге вакытта өйдә булмауларын хәбәр итә. Сатучы пенсионерга күршеләренә дигән балны алып калырга һәм акча түләп торырга тәкъдим итә.

Өлкән кеше, ышанып, ризалаша һәм акчасын да бирә. Тик соңыннан күршеләренең бернинди дә балга заказ бирмәве ачыклана. Экспертлар ачыклавынча, банкага, чыннан да, бал тутырылган, тик аның сыйфаты нинди – монысы әлегә ачыкланмаган.

Бу очрак буенча җинаять эше кузгатылган.

Фото:go29.ru
Чыганак: https://kiziltan.ru/articles/khokuk/K-rshel-rg-dig-n-balni-almagiz-651535/
Читайте нас: