+21 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Закон и порядок
13 гыйнвар 2021, 14:00

Балалар коляскасы белән 1,6 миллион сумлык әйбер урлаганнар

Бу хәлгә хокук сакчылары да шаккаткан.

Санкт-Петербургта балалар коляскасы ике хатын-кызга спорт товарлары кибетен “чистартырга” ярдәм иткән. Җинаятьчеләр балалар арбасында 1,6 миллион сумлык кием-салым яшереп алып чыкканнар, дип хәбәр итә Эчке эшләр министрлыгының төбәк идарәсе.

Урлашу узган елның 27 ноябрендә үк булган. Күзәтү камерасыннан алынган видеоязмадан күренгәнчә, Мәскәү өлкәсендә яшәүче 33 яшьлек хатын һәм аның Кабарда-Балкардан килгән 23 яшьлек ахирәте бик озак курткалар сайлый, ә аннары аларны тыңкычлап люлькага тутыра.

Шикләнелүчеләрнең эзенә чыгып, аларны 9 гыйнварда гына тоткарлый алганнар. Хатыннарның берсе берничә тапкыр хөкем ителгән булган, ә икенчесе ул вакытта маникюр ясаучы булып эшләгән. Урланган товарның кайдалыгы әлегә билгесез.

Хокук сакчылары криминаль дуэтның коляска ярдәмендә башка шәһәрләрдә дә урлашуларга катнашлыгы бар, дип фаразлый.

Фото:78.ru
Чыганак: https://kiziltan.ru/articles/khokuk/Balalar-kolyaskasi-bel-n-1-6-million-sumlik-yber-urlagannar-630654/
Читайте нас: