+9 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Закон и порядок
26 ноябрь 2020, 18:25

Ахирәтенең баласын урлаган...

Арытаба аның өчен акча сораган.

Түбән Новгородның Уренск районында ахирәтенең 3 яшьлек улын урлаган 24 яшьлек кызны тоткарлаганнар.

Тикшерү версиясе буенча, агымдагы елның ноябрендә малайның әнисен дәваханәгә планлы госпитализациягә салганнар. Ул дус кызыннан улын карап торуын сораган. Бала ике атна дәвамында кызның фатирына күченеп яшәгән.

23 ноябрьдә кыз ана ризалыгыннан башка малайны Арья бистәсенә алып киткән. Сабыйны кире кайтару өчен җинаятьче дус хатыныннан акча таләп иткән. 24 ноябрьдә хокук сакчылары баланың кайда булуын ачыклаган.

Хәзерге вакытта малай әнисенә кайтарылган, ә кыз тоткарланган. Хәзер хокук сакчылары бу вакыйганың барлык хәл-шартларын ачыклый.

Фото: nnovgorod.bezformata.com
Чыганак: https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/khokuk/Ahir-tene-balasin-urlagan-562099/
Читайте нас: