+1 °С
Кар
Барлык яңалыклар
Закон и порядок
11 ноябрь 2020, 13:35

Якташыбыз самолет шартлата язган

24 яшьлек егеткә нәрсә җитмәгән?

Башкортстанда яшәүче бер ир Мәскәүнең «Шереметьево» аэропортында теракт оештыру белән янап җәнҗал куптарган.

24 яшьлек ир Мәскәү - Петропавловск - Камчатский рейсына билет сатып алган, тик самолетка кергәч, үзен бик сәер тоткан. Башта ул пилотлар кабинасына узарга омтылган, шуннан соң җәнҗал куптарган һәм теракт белән яный башлаган.

Вакыйга урынына шунда ук транспорт полициясе хезмәткәрләре килеп җитә, алар хулиганны линия бүлекчәсенә алып килә, ә аннары самолетны җентекләп тикшерә. Бернинди шикле әйберләр дә табылмаган, шуңа күрә самолет, тоткарлык белән булса да, билгеләнгән пунктка оча алган.

Ә җәнҗалчы якташыбызга закон буенча җавап бирергә туры киләчәк.

Фото: davaisravnim.ru
Чыганак: https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/antiterror/Yaktashibiz-samolet-shartlata-yazgan-538843/
Читайте нас: