+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Закон и порядок
21 октябрь 2020, 15:34

Сөйгәне руль артына утырырга кушмаган

Бәләбәйдә юл полицейскийларына бер парның четерекле мөнәсәбәтләрен өйрәнергә туры килгән.

Шәһәрдән ерак түгел юл инспекторлары баганага барып менгән “десятка”га тап була. Машина салоны буш. Автомобильнең номерын базадан эзләп тапкач, транспорт чарасы 38 яшьлек хатынныкы булуы ачыклана. Авария белгәч, хатын машинасын урлап качулары турында гариза яза, хәтта шикләнелүченең исемен дә атый. Гариза язганда ук ул руль артында 41 яшьлек сөйгәне булгандыр дип фаразлый.
Ир гаебен таный. Ир сүзләренчә, сөйгәне аңа руль артына утыруны тыйган, чөнки ул салгаларга яраткан, җитмәсә, водитель таныклыгыннан да мәхрүм ителгән булган. Әмма бу тыюлар ирне бик рәнҗеткән икән, шуңа ул барыбер үзенчә эшләгән: машинаны да урлап качкан, аннары җимергән дә.
Нәтиҗәдә юньсез водительгә карата җинаять эше ачканнар, әлегә аңа шәһәрдән читкә чыгу тыела. Водитель таныклыгыннан мәхрүм ителеп тә руль артына утырганы өчен дә аны җәза көтә.
Ярый әле җитди зыян күрүче кешеләр юк бу вакыйгада. Ә менә ир әнисе кәнфит ашарга тыйган баланы хәтерләтә, килешәсезме?
Чыганак: bashinform.ru
Читайте нас: