+1 °С
Кар
Барлык яңалыклар
Закон и порядок
6 октябрь 2020, 12:55

13 бала аңын югалткан

Бу хәл мәктәптә линейка вакытында булган.

5 октябрьдә Псков өлкәсендәге бер мәктәптә тантаналы линейка вакытында берьюлы унөч укучы аңын югалткан. Хәзерге вакытта алар дәваханәдә, өчесе авыр хәлдә. Бу хакта өлкәнең Telegram-каналында хәбәр ителә.

Төрле яшьтәге балалар төрле сыйныфларда укый. Хәзер аларның торышын табиблар күзәтә. Төбәк мәгариф комитеты рәисе Александр Седунов һәр баладан анализ алынуы турында сөйләгән. Мәктәп директоры Наталья Демиховская фикеренчә, укучылар эссе сугу аркасында аңын югалткан, чөнки дүшәмбе, 5 октябрьдә, биредә эсселек 18 градус булган.

Шул ук вакытта мәгариф учреждениесе җитәкчесе табибларның бәяләмәләрен көтәргә чакырган. Өч бала авыр хәлдә, калганнары уртача авырлыкта кала.

Фотр: mk.ru
Чыганак: https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/khokuk/13-bala-a-in-yugaltkan-485402/
Читайте нас: