+23 °С
Ачык
Барлык яңалыклар
Закон и порядок
23 сентябрь 2020, 17:55

Кондуктор баланы автобустан төшереп калдырган

Хәзер аның үзен җәзага тарттырачаклар.

Көньяк Сахалинда кондуктор мәктәп укучысын автобустан куып чыгарган, шуннан соң бала югалган, дип хәбәр итә шәһәр хакимиятенең матбугат хезмәте. Тикшерү комитеты бу хәлгә бәйле рәвештә эш башлаган.

“Башлангыч мәктәп укучысы спорт түгәрәге күнекмәләреннән соң җәмәгать транспортында өенә кайтып барган. Юлда бала йоклаган һәм тукталышын узып киткән. Соңгы тукталыш пунктында кондуктор малайны транспорт салоныннан чыгарга мәҗбүр итә, чөнки инструкция буенча пассажирлар белән борылыш ясарга ярамый”, — диелә хәбәрдә.

Автобус маршрутына әйләнеп кайта, әмма өлкәннәрнең берсе дә баланың салонга кермәвенә игътибар итми.
Малай вакытында өйгә кайтмагач, телефонны алмагач, әти-әнисе чаң суга. Аны берничә сәгатьтән соң гына эзләп тапканнар.

Шәһәр хакимияте мәгълүматларына караганда, автотранспорт предприятиесе хезмәткәрләре белән кабаттан балигъ булмаган пассажирлар белән эшләү буенча инструктаж үткәрелгән, ә баланы автобустан чыгарган кондукторны җәзага тарттырачаклар.
Фото: Дмитрий Феоктистов / ТАСС
Чыганак: https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/khokuk/Konduktor-balani-avtobustan-t-sherep-kaldirgan-467688/
Читайте нас: